Милләтләре төрле, бәхетләре уртак
Тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр. Бер-береңне хөрмәтләп, кадерен белеп яшәү генә гаиләне бәхетле һәм бердәм итә. Районыбызның үрнәк гаиләләренең берсе – Любовь һәм Нияз Нәҗмиевлар әлеге хакыйкатькә күптән төшенеп, өч дистә елдан артык матур гомер итәләр.
“Мәхәббәткә милләт киртә түгел”

Саба егете Нияз белән Казан кызы – рус милләтеннән булган Любовьны 1993 елда ул чор яшьләренең төп очрашу урыны – мемориал дип йөртелгән үзәктә узучы татар дискотекасы таныштыра. Бу вакытта икесе дә икенче курс студентлары – Любовь Казан педагогия институтында, Нияз Казан химия-технология институтында белем ала. Мемориалга якын гына яшәгән Любовьның дусты Наилә чакыруы белән беренче тапкыр татар дискотекасына килүе була бу. Менә шушы көн кызның бөтен язмышын бәйләп тә куя. Бер күрүдә сөйкемлелеге, ягымлылыгы белән әсир иткән бу чибәр кызны рус милләтеннәндер дип башына да китерми егет. Сүз катуга, аның: “Мин татарча белмим” дигәненә, әлләни игътибар да бирми ул. Яшьләр берсе өчен берсе яратылган икәнлекләрен йөрәкләре белән шунда ук тоялар.
“Без беренче көннән үк бер-беребезне аңладык. Әти-әнигә Люба исемле рус кызы белән танышуымны әйткәч, алар аптырашта калдылар. Ул вакытта Сабада чит милләт кешесе белән гаилә кору очраклары да, русча сөйләшкән кеше дә бик сирәк очрый иде. Әмма ярату хисебез көчле булганга, без бер нәрсәгә дә игътибар итмәдек. Бары мәхәббәтебезгә таяндык”, – дип сөйли Нияз Тәлгат улы.
Дини кануннарны, гореф-гадәтләрне хөрмәтләп яшәүче егетнең әти-әнисенең дә, бердәнбер балаларын күз күрмәгән якларга килен итеп төшерергә әзерләнгән кыз гаиләсенең дә кичерешләрен күзаллау кыен түгел. Әмма балаларының бәхете хакына ике як та ризалашмый булдыра алмый. Мәхәббәткә милләт киртә түгеллеген үз мисалларында раслаячакларын яшьләр яхшы тоялар. Ике ел дуслашып йөргәннән соң 1995 елда никах укытып, гаилә коралар . Яшь киленгә: “Бөтен яшьләр шәһәргә агылганда, син каладан авылга кайтасыңмы?” диючеләр дә табыла. “Мине туй көнебездә зурлап Казаннан килеп алдылар. Сатышка җиткәндә, мин Нияздан:” Язылышу тантанасы русча буладыр бит?”, – дип сорадым. Нияз: “Әйе” диде. Тантана башланды, ЗАГС начальнигы сөйли, мин бер нәрсә аңламыйм. Мин генә түгел, минем як туганнар берсе дә бер ни аңламый. Нияз миңа “Риза” дип әйтергә кирәклеген өйрәтеп куйды. Язылышу тантанасы барышында бөтен борчуым кирәкле вакытны бутамыйча шушы сүзне әйтү булды. Нәрсә сөйләгәннәрен, ни җырлаганнарын мин бер нәрсә дә аңламадым. Әмма миңа анысы әһәмиятле дә түгел, чөнки минем кырыемда Ниязым бар. Өч көн туй нәкь шулай, күзгә-күз карашып кына үтте, бик мөһим җирләрен Нияз тәрҗемә итте”, – дип елмаеп искә ала Любовь Викторовна. Үзе әйтүенчә, Сабага кайту аның тормышын 180 градуска үзгәртә. Яңа гаиләгә аяк басуга, “мин татарчага өйрәнәчәкмен”, дип вәгъдә биргән Любовь Викторовна үҗәтләнеп тел өйрәнергә керешә. Телне генә түгел, яңа мохиттә барысын да яңабаштан үзләштерергә туры килсә дә, сайлаган ярын өзелеп сөюе, аңа ышанычы Любовь Викторовнага бөтен каршылыкларны җиңәргә дә ярдәм итә. Гимназиядә татар сыйныфларында рус теленнән белем бирә башлавы да телне өйрәнергә зур этәргеч була. Дөресрәге, ул балаларны русчага, балалар аны татарчага өйрәтә. Ниязы төп терәк булып, дәрес барышында кулланылачак сүзләрне аңлатмалары белән бер кәгазьгә язып бирә. Казаннан алып кайткан калын-калын сүзлекләр генә әлләни ярдәм итми.
“Телне өйрәнергә иң беренче теләк һәм шундый мохит кирәк. Минем алда ике юл бар иде: аның берсе – Сабадан Ниязны алып китү, монысы әлбәттә, җиңелрәк, җайлырак алым булыр иде. Мин бервакытта да җиңел юлны сайламадым. Кайда авыр – шунда мин булуга күнеккән. Шуңа күрә әти-әнигә татар теленә өйрәнәчәгемә сүз бирдем. Миңа алар белән бергә яшәү бик ярдәм итте. Һәрвакытта әнигә карадым: ул ничек эшли – мин аны кабатладым, бөтен гореф-гадәтләрне аннан үзләштердем. Әти-әни һәрвакыт үрнәк булды. Монда килгәнмен икән, мин биредә яшәргә, миңа кадәр нинди тәртипләр, гадәтләр булган – мин аларны дәвам итәргә, безнең гаиләдә дә шулай ук булырга, балаларыбыз моны күреп үсәргә тиеш. Үз-үземә мин шундый максат куйдым. Миңа яңа җирдә яхшы кешеләр яшәргә көч-дәрт бирде. Саба минем чын мәгънәсендә икенче туган җиремә әйләнеп, кайда гына булсам да, кем белән генә эшләсәм дә, мине гел матур күңеллеләр уратып алды. Аларның минем бәхетле тормышымны төзергә йогынтысы зур булды”, – дип сөйли Любовь Викторовна.
Бүген аның алдына куелган максатларның барысына да ирешелгәнлеге күз алдыбызда. Чөнки бер русча сүз кыстырмыйча матур, камил итеп татарча сөйләшә, читтән караганда аның рус милләтеннән булуына, кайчандыр татарча бер сүз белмәвенә ышанмассың да. Бүген бу матур гаилә әти-әниләре биргән матур үрнәкләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен үзләре уллары Адель, Камил, Булатка күчерә.
"Балаларны бәхетле итеп күрәсебез килә"
Гаиләдә ялгызы гына үскәнлектән, Любовь ханым, кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләү турында хыяллана. Аллаһы Тәгалә ир белән хатынның ихлас теләкләрен ишетә, өч ул бүләк итә. Өлкән уллары Адель инде гаилә корып, үз тормышын булдырган. Тормыш иптәше Лиана белән Казан шәһәрендә яшиләр. Камил Казан инновация институтының 1 курсын, Булат Саба урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаган. Егетләр арасындагы дуслык, бердәмлек, туган җанлылык, бер-берсенә һәрвакыт терәк-таяныч булу һәм башка асыл сыйфатлар әти-әнинең матур тәрбиясе аша күчкәнлеге аңлашыла. “Без һәр нәрсәгә әти-әни мисалында өйрәнәбез. Аларның һәр гамәле безнең өчен үрнәк һәм зур горурлык. Безнең әти белән әни бер-берсен бик нык яраталар. Гел киңәшләшеп, һәр мәсьәләне уртага салып чишәләр. Без аларга бик рәхмәтле”, – диләр егетләр. Инде үзләре 30 еллык гаилә тормышы тәҗрибәсенә ия булсалар да, һаман да өлкәннәрнең алтын киңәшләренә таяныла. Дөресрәге, туй көнендә яңгыраган үгет-нәсыйхәтләрне Любовь ханым тормыш кыйбласы итеп алган. “Туй көнебездә әни :”Улым, синең тамагың тук, өстәлең ризыклы, өс-башың чиста булса, миңа башка берни дә кирәк түгел”, дигән иде. Утыз ел узганнан соң мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Әгәр дә яратып, хөрмәт итеп, бердәм булып яшиләр, барасы җиргә бергә баралар, уй-теләкләре бер икән, аннан да зур бәхет юк. Һәр әти-әни балага иң яхшысын тели. Алар өчен яшибез. Аларны бик бәхетле итәсебез һәм шулай итеп күрәсебез килә. Киләчәктә дөрес юлны сайларлар дип уйлыйбыз”, –ди әни кеше. Бүген гаилә башлыгы Нияз Тәлгат улы шәхси эшмәкәр, Любовь Викторовна район мәгариф бүлегендә өлкән методист булып хезмәт куя.
“Ике динне дә хөрмәт итәбез”
Гаиләдә ике як бәйрәмнәре дә тигез күрелә. Иң кыйммәте – Нәҗмиевларда мәхәббәт тантана итә, ә бу бөек хис ике кешене тагын да берләштереп, тормыштагы барлык авырлыкларны җиңәргә, дөнья йөген бергәләп, тигез итеп тартырга ярдәм итә. Любовь ханым татарчага өйрәнүгә, кулына Коръән ала. Юлга чыгу, олы эшкә һәрвакыт изге дога белән нигез салына. Әрвахлар рухына да бергәләп зыярат кылу да әлеге гаиләнең күркәм гадәтенә әйләнгән.
“Әйе, милләт кенә түгел, безнең диннәр дә төрле. Әмма бу яктан да гаиләбездә бернинди каршылыклар булмады. Туйда да, никахта да ике якны да тигез күрергә дип кат-кат әйтелә. Бу юкка гына түгел. Без аңа инандык. Ике милләтнең дә бәйрәмнәрен хөрмәт итәбез. Хатыным безнең гореф-гадәтләрне өйрәнеп, йолаларны ихтирам иткәндә, мин ничек аның бәйрәмнәренә битараф калыйм? Бөтен бәйрәмнәрне дә бергәләп, матур итеп уздырабыз. Пасха булса, кунаклар чакырабыз, йомыркалар кызартабыз. Гает бәйрәмеңдә коймак пешерәбез. Бергәләп өстәл артында чәй эчүләре нинди күңелле!. Еш кына бәйрәмнәрдә Любаның әти-әниләренә кунакка барабыз. Алар белән уртак тел табарга миңа бик җайлы булды. Гомумән, безгә тормыш юлында ике як әти-әниләребез зур терәк һәм таяныч булдылар. Мин бик бәхетле һәм рәхмәтле. Мәхәббәт көчле булса, гаиләң дә нык, тормышың да рәхәт була”, – ди гаилә башлыгы Нияз Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев