Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәр авылында яшәүче Нурбәгыйдә Мәннанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

24 сентябрь көнне Миңгәр авылында яшәүче Маннанова Нурбәгыйдә Гыйлемша кызы олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район социаль яклаү идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, “Болгар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исеменнән Р. Ахунжанов котладылар.

Нурбәгыйдә  Маннанова  Миңгәр авылында ишле гаиләдә туып үсә. Балачагы сугыш елларына туры килә. Яшь булуына карамастан урман кисә, колхозда төрле авыр эшләр башкара.1956 елда авылдашы Равил белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше 1998 елда вафат була. Нурбәгыйдә апа колхозда төрле эшләр башкарып лаеклы ялга чыга. Аның  8  оныгы, 12 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев