Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.

Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак

Фото: Рөстәм Миңнехановның МАХ каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.

Лисичанскта яшәүче 8 яшьлек Алена Казанга килә алачак, 13 яшьлек Елизаветага гитара бүләк итәчәкләр, ә 6 яшьлек Илданга мольберт алып бирәчәкләр.

Акция традицион рәвештә Яңа ел алдыннан уза. Анда авыр тормыш хәлендә булган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары катнаша. Һәр бала үзенең Яңа ел теләген язып, чыршыга шар элә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-telaklar-cyrsysy-akciyase-kysalarynda-balalarnyn-telaklaren-tormyska-asyracak-5915556

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев