Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөмкинлекләре чикле балалар арасында гади судомодельләр буенча ярышлар узды

Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы командасын тренер Илмир Имамиев җитәкчелегендә Югары Симет урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте.

Әлмәт шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар арасында гади судомодельләр буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы командасын тренер Илмир Имамиев җитәкчелегендә Югары Симет урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Ярышлар нәтиҗәсендә команда түбәндәге уңышларга иреште:

1 урын - Галиев Марсель, капкага төгәл керү номинациясе

1 урын-Галиев Марсель, тизлеккә ярышу номинациясе

2 урын - Латыйпов Риназ, капкага төгәл керү номинациясе

2 урын-Латыйпов Риназ, тизлеккә ярышу номинациясе

1 урын - Илмир Имамиев, укытучылар арасында номинация

Укучылар командалар арасында 1нче урынны яулады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев