Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өчиле авылына нигез салган Әхми солдат буыны очрашты

Бәйрәм кичәсенә картның Татарстанның төрле почмагында яшәүче онык-оныкчыклары кайткан иде.

   Кичә Өчиле авыл клубында "Без тарихта эзлебез" проекты буенча "Минем гаиләм-минем горурлыгым" дип исемләнгән  бәйрәм кичәсе узды. Анда сүз Өчиле авылына нигез салган Әхми солдат нәселе турында барды.Бу авылның белгәнебезчә, ике исеме бар. Рәсми төстә Сүлә дип аталса да, халык телендә ул Өчиле дип йөртелә. Төрле риваятьләргә караганда, Сүлә-Өчилегә 1304 елда нигез салынган. Бу авыл зиратында табылган борынгы кабер ташына нигезләнеп фаразлана. Иң беренчеләрдән булып бу якларга Арча районының Му авылыннан өч хуҗалык күченеп килеп урнаша (Өчиле исеме дә шуларга карап бирелгән, имеш). Алар арасында Әхми солдат та була.10  ел солдат хезмәтендә булганы өчен аңа "Әхми Солдат" дип дәшәләр.  Авылны һәр яктан урман чорнап алган. Кешеләр агач кискәннәр, төпләрен чыгарганнар һәм чәчү өчен җир әзерләгәннәр. Өчиле авылында тимерчелек эшләгән, керосин заводы булган. Ат, тавык, дуңгыз, сарык, куян фермалары хуҗалыкка табыш китергән. Авыл халкы терлекчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнгән. Колхоз бакчасында кишер, кыяр, кәбестә, куузику үстергәннәр.

   Кичәдә бабайның нәсел дәвамчылары да катнашты. Әхми картның 9 буын нәселе бар. Онык-оланнары бүгенге көндә Түбән Кама, Казан, Арча,Саба якларында яши. Кайберләре кичәгә дә килделәр. Үзләренең гаиләләре турында һәм әби-бабалары турында матур хатирәләре белән уртаклаштылар. Чыгышлар презентацияләр белән баетылды.Гаиләләр концерт номерлары да әзерләгәннәр иде.”Тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Әхми картның нәсел дәвамчылары белән очрашу авылдашларыбыз өчен бик истәлекле вакыйга булды.Бу көн һәрберебезнең күңелендә матур хатирә булып сакланып калачак”- дип уртаклашты чараны оештыручы клуб мөдире Алисә Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев