Өчнарат авылында яшәүче Нурҗиһан Миннебаеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Котлау хатларын социаль яклау бүлеге мөдире Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, тапшырды һәм иң изге теләкләр җиткерделәр.
Нурҗиһан Гаптелхак кызы Миннебаева Өчнарат авылында туган. Сугыш башлану сәбәпле, башлангыч белем генә алырга туры килә. Шул чор балалары җилкәсенә төшкән бар авырлык аны да читләтеп узмый, яшьтәшләре белән совхоз басуларында эшли, урманда утын кисә. Сугыштан соң Миннәхмәт Миннебаев белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Нурҗиһан Миннебаева гомере буе совхозда төрле эшләр башкара. Бүгенге көндә Өчнарат авылында кызы Мансура тәрбиясендә гомер кичерә. Яшәү дәверендә бала хәсрәтен дә кичерергә туры килә. Балалары, онык-оныкчыклары хәлен белеп, кайгыртып торалар. Бер оныгы –Илназ Миннебаев бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев