Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өйрәнүләрдә генә калсын

Гражданнар оборонасы күнекмәләре уңай бәя алды

Россия Федерациясе Президенты Указы һәм Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе боерыгы нигезендә 9 ноябрендә Саба районында гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр узды. Әлеге  чара белән бәйле рәвештә алдагы көнне Байлар Сабасында янгын-тактик  өйрәнүләре дә үткәрелде.  Чара гражданнар оборонасының барлык хезмәтләренең килешенгән гамәлләрен камилләштерүне   күздә тотты. Өйрәнү шарты буенча бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә эвакуацияләнүчеләрне (алар роолен тсудентлар  үтәде) кабул итү пункты итеп билгеләнгән Саба аграр  көллияте гадәти ракета  ярдәмендә һавадан  көчле  һөҗүм  ясалуы турында  сигнал алына. Шартлау нәтиҗәсендә бинаның 2нче-3нче  катлары  җимерелүдән һәм  янгын  чыгудан 10 кеше үлә, 15е яралана. Гадәттән тыш хәл урынына тиз арада янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, “Ашыгыч  ярдәм” машинасы, электр,  газ хезмәте техникасы  килеп  җитә. Оператив хәрәкәтләр барышында 3нче каттан янгын баскычлары аша –8,  коткару җиһазлары  ярдәмендә 4 кеше эвакуацияләнде. Ут-төтен эчендә калучыларның берничәсе  бинадан  мөстәкыйль рәвештә  чыга  алды. Өйрәнүләрдә 10нан артык берәмлек техника, шул исәптән Миңгәр ирекле янгын  сүндерү командасы, Лесхоздагы  аерым  янгын посты хезмәткәрләре дә катнашты. “Барысы да инсрукциядә   күрсәтелгәнчә  үтте. Кайбер җитезсезлекләр күзәтелде. Өйрәнүләр кимчелекләрне  аларны ачыклау, чынлап торып гадттән тыш хәлләр килеп чыга калганда, аларны булдырмас  өчен  үткәрелә дә.  Өйрәнүләрне  Казаннан  килгән  янгынга  каршы  федераль хезмәт отряды начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Ринат  Сафин  күзәтте һәм  уңай бәя бирде. Шулай ук чарада  катнашуны дөрес аңлап  кабул  иткән  көллият студентларына да рәхмәт белдерәм”,– диде Саба  һәм Теләче районнары янгын   күзәтчелеге  бүлеге  җитәкчесе  Айнур Галимуллин.

Традицион өйрәнүләр граж­даннар оборонасы план­на­ры­­­ның чынбарлыкка туры ки­­­лүен тикшерүгә һәм халыкны саклауга әзерлегенә бәя бирү максатларында үткәрелә. Гадәттән тыш хәлләрдән сак­лану күнекмәләрен тормышта кулланырга туры килмәсен иде. Әмма барысына да әзер булырга кирәк. Дөньядагы бүгенге  вәзгыятьтә аеруча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев