Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкән тәрбиячеләр арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде

21 май көнне Балалар иҗат үзәгендә өлкән тәрбиячеләр арасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина үткәрелде. Викторинада ике команда составында 8 өлкән тәрбияче катнашты. «Күңел» һәм «Дуслык» командаларына «Мозговой штурм», «Логопедик викторина» кебек кызыклы биремнәр үтәргә, рус һәм татар телләренә өйрәтү буенча УМК кулланмаларына реклама ясарга, алдан әзерләнгән дидактик уен тәкъдим итәргә, кызыклы сорауларга җавап бирергә, милли хәрәкәтчән уен күрсәтергә туры килде.

Сынаулар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Ике команда да үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр, барлык биремнәрне дә башкарып чыктылар. Викторина нәтиҗәләре буенча «Күңел» командасы җиңүче булды. Викторинада катнашучыларның барысы да мактау грамоталары белән бүләкләнде. Чара Г.Тукайның «Туган тел»җырын башкару белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев