Олы Кибәче авылында дүртенче тапкыр азанчылар бәйгесе үтте
Бәйге шушы авылда 30 елга якын имам ярдәмчесе булган, авылның дини тормышында актив катнашкан Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап үткәрелә.
Бәйгедә 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге малайлар катнашты. Быел анда Олы Кибәче, Төбәк, Кече Кибәче, Олыяз, Казанчы Бигәнәй, Түбән Саурыш авылларыннан 35 бала катнашты. Казан ислам университетының Корьән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов катнашучыларны сәламләп, азан әйтүнең савапларын аңлатты. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, авыл имамы Рәис хәзрәт Газизуллин уңышлар теләде.
Бәйге 4 номинациядә үтте. Үз номинацияләрендә Раян Вәлиев, Җәмил Сафин, Ибраһим Исмәгыйлов, Фирзәр Шәймәрданов җиңүче булды. "Рухи моң" берләшмәсе гамәлгә куйган "Татар азанчысы" билгесенә Җәмил Сафин лаек булды. "Иң моңлы азанчы" буларак Тимур Маланин шушы авыл мәчетен төзеткән "Ак барс" банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәевнең махсус бүләген алды. Бәйгедә катнашкан һәр балага шушы авылдан чыккан читтә яшәүче авылдашлары булышлыгы белән әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды.
Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов җитәкчелегендә җәмәгать намазы укыганнан соң, балалар ифтар мәҗлесенә чакырылды. Алар өчен аны шушы бәйгедә катнашып, икенче урынны алган Сәид Мөхәммәтшинның әти-әнисе Диләрә, Зөлфәт Мөхәммәтшиннар оештырды.
Шулай ук бу көнне мәчеттә Равил хәзрәт Хәлиуллин өлкәннәрне җыеп, үз нәселе исеменнән авыз ачтырды.
“Әтием исемендәге бәйгене оештыруда, үткәрүдә актив катнашкан, матди булышлык күрсәткән һәркемгә, авылдашларга, туганнарга, ТНВ һәм Шаян Тв каналларында эшләүче хезмәттәшләремә, авылыбыз имамы, әтием белән озак еллар бергә эшләгән Рәис хәзрәткә, балаларны ярышка әзерләгән ата-аналарга, авылларыбыз имамнарына, Олы Кибәче мәктәбе укытучылары Гүзәлия Измайловага, Әнисә Гафиятовага бик зур рәхмәтемне җиткерәм", дип белдерде бәйгене оештыручы журналист Люция Шәрәфиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев