Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авылы мәдәният йортында үзешчән шагыйрә Рушания Габбасованың иҗат кичәсе узды

Кичә авторның «Актым чишмә буенда» китабы басылып чыгу уңаеннан оештырылды

"Шигърият белән очрашу-ул һәрвакыт бәйрәм. Ә туган авылыбыз турында искиткеч юллар авторы янәшәдә булганда, үзе әсәрләрен укый икәк -бу чын вакыйга. Авыл мәдәният йортында авылдашыбыз  Рушания Габбасованың – "Актым чишмә буенда" китабы басылып чыгу уңаеннан автор белән очрашу –иҗат кичәсе булып узды. Әлеге китап туган як тарихына багышлана. Кичә барышында аның шигырьләрен хезмәттәшләре, дуслары укыды, шулай ук аның шигырьләренә язылган  җырлар башкарылды. Шагыйрә туган як табигате, җанлылык, тормышка мәхәббәт темасына күп шигырьләр яза.  Автор әсәрләрендә кояш чыгуга, яңа көн тууга соклана, галәмгә тынычлык һәм яхшылык тели. Очрашу кешеләрнең күңелендә шатлыклы хисләр, тормыш, яшәү, кешеләргә хас булырга тиешле яхшы сыйфатлар  турында җылы уйланулар калдырды",-дип хәбәр итәләр Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев