Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңарда яшәүче Хәбирә Яруллина 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Владимир Путинның Котлау хатын алды

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тәбрикләделәр.

17 октябрьдә Олы Шыңар авылында яшәүче Хәбирә Әсәт кызы Яруллина 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм  юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы  Алмаз Гарипов  тәбрикләделәр.

Югары Утар авылында туган Хәбирә Яруллина  җидееллык мәктәпне туган авылында тәмамлаганнан соң, Шәмәр­дәндә укуын дәвам итә. Чөнки кызның белем алу теләге бик көчле була.  Ачлы-туклы килеш укырга йөрүче кыз  бераз булса да тамак туйдыру максатыннан Шәмәрдән ашханәсендә эшли. Аннан Казан педучилищесын тәмамлый. 1945 елда Хәбирә Әсәт кызы Олы Шыңар авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Үзе дә бәләкәй генә гәүдәле кыз җиң сызганып  балаларга белем бирергә керешә. 1950 елда  сугыштан исән-сау кайт­кан Хәким Яруллин белән  гаилә коралар. Бер-бер артлы балалары туа,  Хәбирә Яруллинага яраткан эшеннән аерылырга туры килә. Бүгенге  көндә тыл ветераннарына салынган якты, матур йортта кызы тәрбиясендә яши. Дүрт ба­ла тәрбияләп үс­тергән Хәбирә Әсәт кы­зының сигез оны­гы, сигез оныкчыгы  бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев