Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олыяз авылында балалар Сабантуе узды

17 июнь көнне Олыязның иң матур Сабантуй мәйданында балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылды.


 "Сабантуй балаларны дәшә!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы мәйданга 150 дән артык баланы җыйды. Нәниләрнең күңелле авазыннан авыл  болыны шау килеп торды. Олыяз мәдәният йорты, Пүкәл китапханәсе хезмәткәрләре кызыклы уеннар оештырдылар. Балалар көрәше бәйрәмне тагын да җанландырды, тауга каршы йөгерү аеруча күңелле узды. 3 сәгатьтән артык барган бәйрәмнән әти-әниләр дә, балалар да канәгать калдылар. Бәйрәмне оештыруда Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов башлап йөрде, киң күңелле иганәчеләр спонсорлык  ярдәме күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев