Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олыяз, Пүкәл, Өтернәс, Эзмә һәм Иләбәр авылларында яшәүчеләрне фронт агитбригадасы сәламләде

9 май - Җиңү көнендә, Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре фронт агитбригадасын оештырдылар.

Бөек Җиңү көненнән соң ничә ел узса да, ул мәңгегә безнең йөрәклзрдә батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символы булып тора. 9 май - Җиңү бәйрәме көнне,  Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре фронт агитбригадасын оештырдылар. Патриотик лирик хәрби композицияләр, җырлар, биюләр һәм шигырьләр белэн тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын Бәйрәм белән котладылар, тәрәзәләр аркылы сәламләп, урамда концертлар оештырдылар, фронт елларының танылган җырларын башкардылар, Олыяз, Пүкәл, Өтернәс, Эзмә һәм Иләбәр авылларында яшәүчеләргә шатлыклы бәйрәм атмосферасы бүләк иттеләр.Агитбригада чыгышын һәр авылда җылы кабул иттеләр, бик күп рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев