Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«ОНИКС» мәгариф үзәгендә педагогика фәннәре докторы В.М.Букатов катнашында методик атналык уза

Вячеслав Михайлович Букатов – методист, драмогерменевтика авторы, гомуми белем бирү мәктәбендә театр педагогикасы һәм театр «гамәлләр теориясе» мирасын куллануның төп теоретигы, социо-уен стилендә укыту һәм укытучыларның квалификациясен күтәрүнең регулятив программаларын төзүчеләрнең берсе.

  2026 елның 13 гыйнварыннан 17 гыйнварына кадәр "ОНИКС" мәгариф үзәгендә педагогика фәннәре докторы В.М.Букатов катнашында методик атналык уза.

 Атна дәвамында педагоглар

  • социо-уен "дәрес режиссурасы" һәм драмогерменевтика турында мәгълүмат туплаячаклар.
  • "Дусларча диктант", "Көтелмәгән хәл", "Көчле тынлык", "Очрашу урыны", "Тылсымлы таякчык", "Контрастлы душ" кебек уен алымнарын практикада сынап караячаклар.
  • педагогик осталыкның өч социо-уен алымын, дәрестә мизансценаларны алыштыру мәсьәләләрен һәм укучыларның актив фикерләү сәләтен үстерү алымнары белән танышачаклар.

Барлык педагогларга да нәтиҗәле эш һәм уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев