Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Прәннектән – кышкы йорт

«Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсендә 21 гыйнварда имбир прәннекләрен буяу буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде

«Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсендә 21 гыйнварда имбир прәннекләрен буяу буенча чираттагы мастер-класс үткәрелде һәм бу юлы ул «Кышкы йорт» дип аталды. Россиядә прәннек пешерү тарихы йөз ел дәвам итә. Бу ризыкны олылар да һәм балалар да бик ярата. Алар төрле: бал, дарчин, шоколад белән һәм башка төрле була ала. Прәннек пешерү бер нәрсә, ә менә аны бизәү – үзе бер сәнгать. Бу серне өйрәтергә безгә оста Алинә Заһидуллина килде. Мастер-класс бик кызык һәм күңелле үтте. Нәтиҗәсе искиткеч булып чыкты, мастер-класс ахырында һәр катнашучы алдында прәннектән  матур кышкы йорт тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев