Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

“Раббым, мине алдан алып кит дип Аллаһка ялвардым...»

Аллаһы Тәгалә кешегә сайлар өчен ике юл бирермен дигән. Кайсы юлны сайлыйсың? Менә шул чакта яхшы киңәш бирүчесе булса яхшы булыр иде дә бит. Юк шул, кирегә өндәүчеләр дә була.

      Мин үткән гомерем турында газета битләренә ике тапкыр язып чыктым инде, үземчә үгет-нәсихәт бирәсем килде. Кешене өйрәтү җиңел бит ул. Шулай да киңәш биргәнче башта уйла, башкаларга акыл сатарга хакың бармы, диярләр кайберәүләр. Бер кеше дә бар яктан да әйбәт булып бетә  алмый. Бәлки берәү укыр да язмамны, мин ясаган ялгышларны эшләмәс, дөрес юлны сайларга җиңелрәк булыр, дим. Абынып егылуы бик тиз ул, торып китүе авыр. Еллар узган саен кеше үз тормышына нәтиҗә ясый. Кызганыч, кешегә акыл картая башлагач кына керә. Яшь чакта фикер йөртү башкачарак була. Минем үземнең тормышым да бер китап язарлык. Гомер үткән саен ныграк уйланам. Уфтанган чакларым да булмады түгел. Иштуганга килеп урнашкач кына чын-чынлап  яши башладык без. Аңа кадәр урманчы булып бер җирдән бер җиргә күченеп гомер үтте. Иштуганга урнашып яши башлаганыма да бер кеше гомере чаклы вакыт узган. Тормыш иткәндә төрлесе булды инде. Ике бала үстердек, Аллаһка шөкер, берсе дә башкалардан ким-хур булып яшәмиләр. Бу хат юлларын нәрсә язарга мәҗбүр иттеме? Моны аңлатып кына бетерерлек түгел. Хатыным авырып, Казанга хастаханәгә кереп яткач, ялгыз башым уйлап йөри-йөри килеп чыкты бу язма. Бергә яшәгәндә беләбез микән бер-беребезнең кирәген, кадерен? Без икәү генә гомер итәбез, Аллаһка шөкер, кешедән ким яшәмибез, балалар гел кайтып, ярдәм итеп торалар. Икебез дә дин юлында. Тигез яшәүнең кадерен хәзер генә аңладым дисәм дә ялган булмас. Чөнки минем хатын үлемнән калды. Аллаһым алып калды. “Раббым, мине алдан алып кит, мөмкин булса, калган гомеребезне уртага бүл. Ялгызым калсам, бу тормышым бер секундка да кирәк түгел”,- дип дога кылдым. Аллаһка шөкер, хатыным терелеп кайтты. Шуңа да һәркемгә кабатлап әйтәм, матур итеп, дөрес итеп яшәгез, бер-берегезнең кадерен белегез, үкенерлек булмасын. Ялгызлыкны төрлечә кичерүчеләр бар. Берәү үзенә үзе кул салды бит. Үзе генә яши алмады. Хатын-кыз түзә, тормышны тарта,  әмма ирләр ялгызлыкка чыдый алмый. Моны аңлавы авыр, парлы чакта  бигрәк тә. Ялгыз калучыларның ниләр кичергәннәрен вакытлыча үземә дә тоярга туры килде. Ләкин, әйтәм бит, бу сүздә генә. Тормышны иңгә-иң куеп алып барган кадерле кешесен югалткан хәсрәтне үз башына төшкән кеше генә тулысынча аңлый аладыр. Менә шундый уйлар...  

Хәлил Мортазин.

Иштуган бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев