Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт бүләкләренә ия булган райондашларыбыз (исемлек)

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саба аграр көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директоры Закирҗан Миннемулла улы Бикмөхәммәтов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең тарих укытучысы Наилә Мансур кызы Сөләймәнова “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы Минсәрия Миннегали кызы Дәүлиева “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.

терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саба” җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте савым­чысы Илсөяр Гафурбай кызы Хәсәновага “Татарстан Рес­пуб­ликасының атказанган тер­лекчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Олимп” спорт мәктәбе” муници­паль бюджет учреждениесе тренеры Илдар Хәйрулла улы Ермолаевка “Татарстан Респуб­ликасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы “Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасы” (Район мәдәният йорты)  муниципаль бюджет учреждениесенең 56 номерлы филиалы (Күчмә клуб) мөдире Хәниф Рифкать улы Тимербаевка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев