Район укытучылары түгәрәкләрдә проект эшчәнлегенең заманча форматлары турында сөйләштеләр
Район яңалыклары

Район укытучылары түгәрәкләрдә проект эшчәнлегенең заманча форматлары турында сөйләштеләр

Семинар барышында проектлар турында сөйләшү белән генә чикләнмәделәр, очрашу гамәли биремнәргә, тормышчан мисалларга һәм үзара тәҗрибә уртаклашуга бай булды.

Югары Симет мәктәбендә һәм авыл мәдәният йортында Саба районы укытучылары өчен «Түгәрәкләрдә проект эшчәнлегенең заманча форматлары: балаларны ничек кызыксындырырга һәм реаль нәтиҗәләргә ирешергә?» дигән темага семинар узды.

Хезмәттәшләр үзләренең кызыклы алымнары белән уртаклаштылар, эш барышында еш очрый торган кыенлыкларны бергәләп тикшерделәр һәм яңа идеяләрне үз түгәрәкләрендә куллану юлларын эзләделәр.


Нет комментариев