Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовка хөкүмәт бүләге тапшырылды
Район яңалыклары

Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовка хөкүмәт бүләге тапшырылды

Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баручы җитәкчеләрне бүләкләделәр.

Тантана Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узган Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышы кысаларында үтте.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның хокукларын яклау һәм хокук бозуларны кисәтү программаларын гамәлгә ашыруда педагогларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

 


Нет комментариев