Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Райондашларыбыз «Безнең өй — Татарстан» республика этномәдәни халык иҗаты фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады

Концерт Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.

  Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чарада  Республика  Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Саба муниципаль районы делегациясе катнашты. Сәхнәгә республиканың җиде муниципалитетыннан талантлы коллективлар чыкты, аларның һәркайсы уникаль вокаль һәм хореографик номерлар, татар, рус, чуваш, мари, удмурт халкының инструменталь композицияләрен тәкъдим итте. Тамашачылар һәр чыгышны сокланып кабул иттеләр, һәркем үз халкы өчен горурлык исләрен яшермәде.Талантлы якташыбыз Ленур Биктимеровның чыгышын да көчле алкышларга күмделәр. Ленур үзенең осталыгын тагын бер кат раслады һәм шундый дәрәҗәле республика сәхнәсендә үз районының лаеклы вәкиле булды.  Кичә, анда катнашучыларның барысында да республика өчен тирән канәгатьлек, горурлык һәм аның якты киләчәгенә ышаныч хисе калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев