Райондашыбыз Алисә Гыймадиева «Күрше фест» халык конкурсында грант отты
Район яңалыклары

Райондашыбыз Алисә Гыймадиева «Күрше фест» халык конкурсында грант отты

Республикада игълан ителгән «Күрше фест» халык конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

   Приз фонды – 20 миллион булган әлеге конкурска Татарстаннан 585 проект тәкъдим ителгән, шуларның 64е грант алган. 

  Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар.  Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гыймадиева командасы белән 3 ишегалдында «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән чаралар уздыру хокукын алды. Әлеге чараларда татар халкының милли бизәкләре турында сөйләшү, әлеге бизәкләрне агачка төшереп буяу буенча мастер-класслар, милли уеннар, фотосессия үткәрү һәм халкыбызның милли ашлары белән чәй эчү планлаштырыла.

  24 июльдән Байлар Сабасында мавыктыргыч ишегалды бәйрәмнәре башлана. Аларга уңышлар телибез!


Нет комментариев