Райондашыбыз Илдар Галәветдин улы Минһаҗев үзенең 60 яшьлек юбилеен каршылады
Юбилей котлавы
Райондашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Илдар Галәветдин улы Минһаҗев «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе»н җитәкли. Ул Идел буе федераль округының транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертте, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикалары һәм Ульяновск өлкәсе территориясендә мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итте. Аның җитәкчелегендә 2018 елда Казаннан Яр Чаллыга кадәр М-7 «Волга» трассасын реконструкцияләү төгәлләнде. Федераль юл төзүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә I техник категорияле дүрт полосалы заманча юл барлыкка килде.
Хөрмәтле Илдар Галәветдинович! Олуг юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Сезгә бик яхшы сәламәтлек, тырыш, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, күңел тынычлыгы телибез! Намуслы, тырыш хезмәтегез күз алдыбызда. Алга таба да һәр көнне югары биеклекләргә ирешүегезне, кыю планнарыгызны гамәлгә ашыруыгызны, үзегез сайлаган өлкәдә уңышларга ирешүегезне телибез.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль район советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев