Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Районның балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе район биләмәсендәге су объектларына рейд үткәрде

Рейдның максаты — җиһазландырылмаган һәм коену рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучы балаларны ачыклау һәм алдан саклану чараларын күрү булды.

14 июль көнне Саба муниципаль районының балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе Саба районы территориясендәге су объектлары буенча ведомствоара рейд оештырды.

Рейдта  балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре, Саба муниципаль районы башкарма комитеты, Мәгариф идарәсе, Саба районы буенча Эчке эшләр бүлеге  вәкилләре катнашты.

Рейдның төп максаты — җиһазландырылмаган һәм коену рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучы балаларны ачыклау һәм алдан саклану чараларын күрү булды. Су объектларында балаларның һәлак булуының төп сәбәпләренең берсе — рөхсәтсез урыннарда су керү.

  Әти‑әниләргә мөрәҗәгать итәбез: балаларны сулыклар кырыенда караучысыз калдырмагыз, җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга рөхсәт бирмәгез!

Ата‑аналарның җавапсыз мөнәсәбәте өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев