Районыбыз биләмәсендә «Этилен үткәргечләре идарәсе»нең линия корылмасын яңарту кысаларында зур куәтле проект эшләре алып барыла
Бу төп магистральне, этилен ташучы җиһазларны яңарту, Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия.
Саба районы биләмәсендә «Түбән Кама – Казан» участогы буенча «Этилен үткәргечләре идарәсе»нең линия корылмасын яңарту кысаларында зур куәтле проект эшләре алып барыла. Бу төп магистральне, этилен ташучы җиһазларны яңарту, Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия.
Проектны гамәлгә кертү эшләре 55/2 һәм 66/1 номерлы ике төп участок ярдәмендә башкарыла. Бүгенге көндә проектта 498 кеше һәм шәхси махсус техникалар файдаланыла.
Саба районындагы эшләр
Районыбыз территориясендәге төп эшләрне «НОВА» ҖЧҖ оешмасының 66/1 номерлы участогы оештыра. Монда 228 махсус белгеч һәм эшче, шулай ук 79 берәмлек төрле техника (экскаваторлар, бульдозерлар, борлау корылмалары һәм автомобиль транспорты) файдаланыла.
Торбаүткәргеченең Саба районы чикләрендәге озынлыгы 27,4 км. Эшләр югары темпларда алып барыла. Трасса районыбызның күп торак пунктлары - Татар Икшермәсе, Югары Шытсу, Сатыш, безнең районнан читтә -Казаклар, Төрек-Тәмте, Ямбулат, Югары Мәтәскә, Югары Ия, Шәпше, Иске һәм Яңа Бөрле, Кирилловка, Усады, Олы Ковали, Яңа Николаевский авыллары янаннан уза. Хәзерге вакытта Түбән Кама – Казан, Шәмәрдән юлы, һәм Оет авылы янындагы участокларда җир эшләре төгәлләнде.
Этилен үткәргечен яңарту – бу проект район икътисадын ныгыту гына түгел, ә Саба районының иң катлаулы инфраструктура проектларын тормышка ашыра алу сәләтен дә ачык күрсәтә. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге график һәм куркынычсызлык нормалары нигезендә алып барыла торган барлык эшләрнең барышын даими контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев