Районыбызда яңа йортлар сафка баса
Татарстанда 20/80 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла
Хәзерге вакытта районда төзелелеш 59 торак йортта алып барыла. Эшләр өч торак пунктта дәвам итә: объектларның күп өлеше шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан. Байлар Сабасы, шулай ук Шәмәрдән авылында ике йорт һәм Евлаштау авылында бер йорт төзелеп килә.
Подряд оешмалары тарафыннан төп гомуми төзелеш эшләре башкарылган инде. Хәзерге вакытта күпчелек объектларда эчке якта һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барыла.
Графикларны үтәү һәм мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен подряд оешмалары һәм район администрациясе вәкилләре белән атналык киңәшмәләр уза. Мондый алым төзелеш барышын даими контрольдә тотарга мөмкинлек бирә һәм йортларны билгеләнгән вакытта тапшыруны гарантияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев