Районыбызда кыр эшләре барышы: иң күп  уңыш  “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында
Район яңалыклары

Районыбызда кыр эшләре барышы: иң күп уңыш “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 7 августка районда игеннәр барлык мәйданнарның 45,3 процентында урылган.

  Көнгә 2  мең гектарга  якын  мәйданда  эш башкарыла. Район  хуҗалыклары барысы 10248 гектар мәйданда  игеннәр   урдырдылар  һәм 293918 центнер  ашлык  суктырып  алдылар. Иң   күп  уңыш  “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы (34039 ц.) һәм “Игенче” җәмгыяте  (32790 ц.)  амбарларына  кайтты. Шулай  ук  вак КФКлар  барысы 33  мең  центнер  арпа  җыеп  алдылар.  “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында һәр  гектардан  уртача – 46,2,  “Кибәче” бригадасында  – 36,2, “Көек”” җәмгытяендә – 35, “Нырты” предприятиесендә 31,9 центнер  уңыш  чыга. Шулай ук “Сатыш” бригадасында, “Игенче” хуҗалыгында, “Урта Саба”да да   уңыш районның  уртача   күрсәткеченнән югарырак.

Уҗым  культураларын  көзге  чәчү  өчен 6773 гектарда  җир әзерләнде.


Нет комментариев