Мөмкин булган басып алу вакытында кулланыла торган 7500 кодын Израиль авиадиспетчерлары алган.
Израиль истребительләре лайнерны тоткарлау өчен һавага күтәрелгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бортта якынча 180 пассажир бар. Очкычны басып алу турында сигнал биргәннән соң, экипаж белән элемтә әлегә урнаштырылмаган.
Очкычтан сигнал авиарейсләрне күзәтү өчен кушымтада кабат барлыкка килгән. Израиль массакүләм мәгълүмат чаралары язган басып алу белән бәйле вәзгыятьне әлегә рәсми рәвештә расламадылар. Кайбер басмаларда бортта ниндидер көч куллану, әмма ул һичшиксез судноны басып алу белән бәйле булмаска мөмкин, дигән искәрмә китергәннәр.
Чыганак: «Комсомльская правда»
Нет комментариев