Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Равилә Гайнуллина: «Кайгы-сагышларымны да, шатлык-сөенечләремне дә шигырь язып таратам»

Шигъри дулкыннарда

 

 Мин, Гайнуллина Равилә Зөфәр кызы, 1959 елда  Олыяз авылында тудым. 1966-1974 елларда Олыяз башлангыч, Эзмә урта мәктәбендә белем алдым. Укуымны дәвам итә алмадым. Әтием иртә вафат булды һәм әни 5 бала белән калды. Колхозда бригадир, фермада лаборант, терлекче булып эшләдем. Җыр- моң, сәнгать гомер  буе юлдашым булды. Кайгы-сагышларымны да, шатлык-сөенечләремне дә шигырь язып таратам. Улым Руслан, киленем Гөлфия, оныкларым Әмир, Инсафның уңышларына сөенеп яшим.

Саба ягым минем Олыяз

Олыязым минем туган авылым

Саба дигән  матур төбәктә.

Олыязны килеп бер күрсәгез

 Мәңге калыр сезнең йөрәктә.

 

 Куш:

  Саба ягым минем Олыяз,

 Тагын килде сиңа ямьле яз.

 Әткәм- әнкәм, тәүге мәхәббәтем,

   Олы бәхетем син, Олыяз.

 

Урманыңа барсам кура җиләк

Болыныңда үсә җир җиләк.

Басар өчен йөрәк ярсуларын

Салкын чишмәң ага челтерәп.

 

Гомер буе читтә сагынып яшәп,

Йөрәкләргә сезнең кан сава.

Кайтыгыз бер туган авылыма,

Мадъяр суы үзе бер дәва.

 

Капка төбе такмаклары

 

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Ишетсеннәр, күрсеннәр.

Капка төбенә җыелган

Бертуганнар дисеннәр. 

 

Клубыбызны җитәкли

Чибәр, уңган Раилә.

Матур чаралар уздырып

Күңелебезне күрә.

 

Матур яшибез, шатланып,

Пенсия килеп тора.

Бар җиргә дә өлгерәбез,

Тормышлар гөрләп тора.

 

Матур яшәдек, дусларым,

Булсынга дип эшләдек.

Капка төбеннән кайтабыз

Тагын ун ел яшәреп.

    

Кабак бәйгесенә

 

Алып пенсия акчама

Кабак чәчтем  бакчама.

Кабактан пешергән ашлар

Бик күп еллар мактала.

 

Кабагым үрмәләп кереп

Үсте күрше бакчада.

Күршем әйтә, кереп ал, ди

Ул бит синең акча ла.

 

Күрше хакы, алла хакы,

Җәлме сиңа бер кабак,

Бәлеш ясап чәй эчәрбез

Булсын дим, сиңа бүләк.

 

Кабак бит ул  бик файдалы,

Һәр нәрсәгә зур дәва.

Зур булып үссен кабаклар

Һәр ел алга таба да.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев