Район авылларында мобиль поликлиника эшли
Бу көннәрдә Эзмәдә күчмә мобиль поликлиника комплексы эшләде.
Бу көннәрдә Эзмәдә күчмә мобиль поликлиника комплексы эшләде. Республика клиник хастаханәсе табиблары заманча медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган автомашинада Югары Утар, Түбән Утар, Өчиле, Курсабаш, Олыяз, Пүкәл, Иләбәр, Эзмә. Өтернәс авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтте. Халыкны кирәкле документлар белән мобиль поликлиникага китерүне ФАП мөдире Гөлназ Шәйхетдинова авыл фельдшерлары булышлыгында оештырды. Комплекс 5 көндә 167 пациентны кабул итте. Аларга 100дән артык төрле тикшерү үткәрелде. Шуларның 34ендә диабет, аритмия, үпкә, йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче тапкыр ачыкланды. Табиблар 126 кешегә район үзәк хастаханәсендә, 7 пациентка башка медицина учреждениеләрендә өстәмә тикшерергә тәкъдим итте. Дүрт кешегә район үзәк хастаханәсенә консерватив дәва алырга юллама бирелде. Диспансер учетта торучы 2 авыру республика клиник хастаханәсенә җибәрелде. Хәзер комплекс Явлаштау авыл җирлегендә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев