Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру дәвам итә

Барлык объектларда эшне “МДСУ” оешмасы алып бара. Без подрядчылар белән Шәмәрдәннең Горький урамындагы 8, 10,10а йортлар янында очраштык. “Ялсыз, иртәнге сәгать 7дән кичке 6га кадәр эшлибез, Сабада өч ишегалдын төзекләндердек инде. Хәзер Шәмәрдәнгә күч­тек. Монысы мәйданы 8 меңнән артык квадрат метр тәшкил иткән иң зур ишегалды. Шуңа эше дә күп. Йортларда яшәүчеләр белән аралашабыз, аларның үтенече белән йортлар янында үскән агачларга да тимәдек.”,– ди тракторчы Илгиз Иванов.

undefined

Төзекләндерүне подъездлардан чыгуга башланып китәчәк тротуарлар өчен урын әзерләүдән башлаганнар. Сыйфаты өчен Рамил Заһретдинов белән Рубен Мнацаканян җавап бирәчәк. Тротуарлы булгач, йортларда яшәүчеләр, үзләрен куркыныч астына куеп, машина юлыннан йөрмәячәкләр. Гомумән, өч йорттагы 57 фатир өчен 30 автомобиль урыны планлаштырылган. Шулай ук планга балалар мәйданчыгы, келәм кагу, кер киптерү, беседка, велосипед кую, тәмәке тарту урыннары, яктырткычларга терәк баганалары, көнкүреш калдыклары контейнерлары да кергән.

Шуңа өстәп, биредә федераль программа да тормышка ашырылуын – 8нче, һәм 10нчы йортларга капиталь ремонт үткәрелүен дә әйтергә кирәк. Эшне ремонт-төзелеш участогы бригадасы башкара. “Подъездны тышладылар, буядылар, агарттылар, идәненә плитка җәйделәр. Бетон идән матур түгел иде. Хәзер килешле, күңелгә ошый торган булды. Ишегалды ремонтын да җентекләп күзәтеп торабыз. Ахырын күрмичә, берни дә әйтә алмыйм әле. Матур килеп чыгарга тиеш”,– ди шушы йортта яшәүче Гөлназ Нурмөхәммәтова. Йортларда подъезд ремонтыннан тыш, вентиляция каналлары да яңартыла. Әлеге максатларга 2,1 миллион сумнан артык финанслау каралган.

2021 елда районда “Без­нең ишегалды” программасы кысаларында 7 ишегалды төзекләндереләчәк. Шуларның икесе – Иске Ик­шермәдә. МДСУ төзүчеләре авылга август аенда ки­лә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев