Районыбызның яшь теннисчылары быел да беренче
“Саба-Арена” спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XIX ачык шәхси-команда ярышлары төгәлләнде.
Ярышларда Татарстан районнарыннан 2008 елда һәм аннан соң туган үсмерләр һәм Россиянең иң көчле теннис осталары көч сынашты. Авыл районнары командалары арасында Саба теннисчылары чираттагы җиңүләрен яуладылар. Шәхси зачетта үсмерләр арасында Сабадан Булат Миңнебаев – I. Ранил Миңнебаев – II, Сафира Фәйзетдинова III урынны алды. Шулай ук Россиянең иң көчле теннисчылары арасында Сабадан Динара һәм Саъди Исмаиловлар катнаш разрядта уйнап та җиңү яуладылар. Ялгыз разрядта Саъди Исмаиловның финалда Мәскәү өлкәсеннән халыкара класслы спорт остасы Александр Шибаев белән уйнавы җанатарларның көчле алкышлары астында барды. Әмма Мәскәү өлкәсе теннисчысы бу юлы көчлерәк булып чыкты. Саъди Исмаилов – көмеш медаль иясе булды һәм тамашачы симпатиясе призы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев