Редакциябезгә кунакка Саба, Сатыш һәм Юлбат урта мәктәбе укучылары килде
Укучыларның көзге каникуллары дәвам итә
Ике көнлек экскурсиядә Саба, Сатыш һәм Юлбат урта мәктәбе укучылары редакциябездә газета чыгару эше белән таныштылар. Матбугат музеенда газетабызның «Колхоз байрагы», «Җиңү байрагы» исеме астында чыккан чоры белән таныштылар. Газетаның Бөек Ватан сугышы вакытында дөнья күргән төпләнмәләрен зур кызыксыну белән карадылар,журналистның эш өстәле, корреспондентларның шәхси предметлары, иске фотоаппаратлар, язу машинкасы, куыклы лампа, клишелар балаларны элеккеге совет заманына алып кайтты. Шулай ук журналист, редактор, верстальщик һөнәре турында да мәгълүматлы булдылар. Редактор Рөстәм Исмәгыйлов, журналистлар Илмира Галимуллина, Фәнил Мәүлетов, Фәридә Вилданова балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр, Әдилә Гыйлаҗиева фотоларга төшерде, Әминә Мөбарәкшина версткалау эшен аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев