Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республикакүләм ифтарда катнашкан 11 мең кеше арасында райондашларыбыз да бар

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XI Республикакүләм ифтар узды.

Ифтарга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Намаз залында Татарстанның халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтелде. Килгән кунаклар өчен хәләл маркет оештырылган иде. Анда бизәнү әйберләре, баллы ризыклар, кул эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителде.

Кояш баегач, җәмәгать су белән авыз ачты, аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазы укылды. Намаздан соң, чарада катнашучылар чакыру билетларында күрсәтелгән урыннарга үтте, авыз ачу мәҗлес башланды. 

"Быел Республика Ифтарында 11 мең кеше катнашты! Ифтарны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт! Аллаһ гамәлләрегездән риза булсын, дога-теләкләрегезне кабул итсен 🤲" дип яза үзенең телеграм каналында ифтарда катнашкан Республикабыз рәисе Рөстәм Миннеханов.

Республикакүләм ифтарында райондашларыбыз да катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев