Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Саба-Арена»да «Без бергә» «Ак торналар» өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар төгәлләнде

Ярышларда Россиянең алты төбәге (Оренбург, Коломна, Ижау, Ульяновск, Самара, Татарстан), Белоруссия, Үзбәкстан, спортчылары катнашты.

  Хатын-кызлар арасында пьедесталның өченче баскычына Анна Дыкина һәм Самира Дебетеева (икесе дә Казан, Татарстан Республикасы) күтәрелделә. Икенче урынга Каролина Привалова (Казан) лаек булды. Ярышларның җиңүчесе булып Яна Жадько (Беларусь Республикасы) танылды.

  Егетләр арасында өченче урынга Үзбәкстан Республикасы спортчысы Хөсәен Искәндәр һәм Самарадан Әмир Баротов лаек булды. Икенче баскычка шулай ук Самарадан - Александр Яговкин күтәрелде. Турнирның җиңүчесе булып Алексей Крот (Беларусь Республикасы) булды.

 Оештыручылар карашынча, турнир уңышлы узды. Кунаклар, катнашучы командалар вәкилләре Саба районының җылы кабул итүен югары бәяләделәр. Призлы фонд 300000 сум тәшкил итте.

 Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, «Саба-Арена» СШ» директоры Артур Багманов катнашты. «Иң яшь катнашучы» номинациясендә Сәлим Исмәгыйлев (8 яшь) җиңүче булды, Саба районы вәкиле Р.Әхмәтова «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек булды. “Бердәмлек” номинациясендә Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Беларусь Республикасы командалары дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев