Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре” проекты республика семинарда катнашучыларда соклану уятты

Бүген Байлар Сабасында мәктәпкәчә белем бирүгә кураторлык итүче мәгариф идарәләре белгечләре һәм методистлары өчен “Авыл җирендә бакча балаларына һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак социаль партнерлар белән үзара хезмәттәшлек итү” темасына республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

 

Бүген Байлар  Сабасында мәктәпкәчә белем  бирүгә кураторлык итүче мәгариф  идарәләре белгечләре һәм  методистлары  өчен  “Авыл  җирендә  бакча балаларына  һөнәри  юнәлеш бирү чарасы буларак социаль партнерлар белән  үзара  хезмәттәшлек итү” темасына республика семинар-киңәшмәсе  үткәрелде.  Чарада  катнашучыларны муниципаль «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре” социаль проекты белән  таныштырган район мәгариф  идарәсенең мәгълүмати-методик  бүлеге мөдире Гөлназ Капитонова  сөйләгәнчә, ул  үзенең  уникальлеге белән  аерылып тора һәм  ике  меңнән артык баланы,  күпләгән социаль партнерларны  колачлый.   Хәзерге  вакытта  райондагы 33 оешма-предприятиедә,  учреждениедә мәктәпкәчә  яшьтәгеләр  күңеленә  киләчәктә һөнәри үзбилгеләнү өчен нигез салуга юнәлеш бирү  бүлмәләре булдырылган. 2021-2022 уку  елында  аларда 475 бала өчен шөгыль  үткәрелгән. Һөнәрләр белән таныштыру атмосферасы ничек тудырылганын семинарда  катнашучылар “Ак Барс Банк”, “Янгын сүндерү часте”, “ЮХИДИ” станцияләрендә күрделәр. “Аа Барс Банк” станциясендә офис-менеджер Ләйсән Шәймәрданова   балаларны коммуналь  хезмәт өчен түләгәндә  акча белән эш итәргә өйрәтте. Балалар  үзләре үк кассир да, инкассатор да, сак хезмәткәре дә  булдылар.   Кечкенәдән  һөнәри  юнәлеш бирү  буенча сабалылар тәҗрибәсен  өйрәнү “Әллүки”, “Кыңгырау” ,”Бәләкәч”  балалар  бакчаларында  дәвам итте. «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре” социаль проектын тормышка  ашыруда   социаль партнерлар белән  үзара хезмәттәшлеккә Мәгариф һәм  фән министрлыгының мәктәпкәчә  белем  бирү  бүлеге начальнигы Йолдыз Хисамиева югары  бәя  бирде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев