Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба бозын профессионаллар “кыздырды“

 Узган җомгада Лесхоздагы “Нарат” боз  сараенда Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның – 100, шулай ук “Газпром Трансгаз Казан” компаниясенең  – 65, районның 90 елллыгына багышланган  “Саба драйв” дип исемләнгән спорт  бәйрәме  булды.

 

 “Драйв”ны “энергия”   сүзенең синонимы дип санарга  була. Чыннан да, ул көнне боз сараенда   уздырылган  хоккей уеннары   күпләрне дәртләндерде,  көч-куәт,  кү­ңел күтәренкелеге  бирде. Башта  "САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә  Россия чемпионы, Россия Кубогы һәм Россия Суперкубогы иясе, Европа чемпионатының бронза призеры, 2004 елда Россиянең иң яхшы футболчысы Дмитрий Сычев  – яшь футболчыларга, “Нарат” боз сараенда дөнья  чемпионы, Олимпия  уеннарының бронза призеры, һөҗүмче Андрей Николишин һәм ике тапкыр Гагарин кубогы  иясе  Алексей Бадюков  “Олимп” мәктәбендә шөгыльләнүчеләргә  мастер-класслар күрсәттеләр.  Аннары  Лесхозда  "Российская. Пресса" командасы һәм "Газпром  Транс Казан" хоккейчылары очрашты. Боз тәмам кызды ул кичтә. Хоккей  карарга башка районнардан  да килүчеләр байтак иде. “Российская пресса” – журналистлар, шулай ук спорт карьерлары төгәлләнгән соң спорт телевидениесендә эксперт булып эшләүче Александр Гуськов, Денис Казанский, Алексей Бадюков, Андрей Николишин, Артём Батрак, Кирилл Корнилов, Артём Божко кебек оста хоккейчылардан тупланган  команда. Алар беренче  уенда көндәшләрен 6:2  исәбе белән оттылар. “Уенчылар  яшь, көч тә, дәрт тә бар, шайба артыннан бер дә калмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев