Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба егетләре» Гран-при иясе булды

«Яшьлек» яшьләр үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы игълан иткән «Мөмкинлекләр дөньясы» проектында катнашып, грант отуга иреште. Әлеге проект кысаларында 30 март көнне Сабада «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының зона этабы булды.

 

Саба аграр көллияте базасында узган чарада Кукмара, Саба, Балтач, Арча, Мамадыш районнарыннан барлыгы җиде КВН командасы катнашты. Саба һәм Мамадыш районнары икешәр команда – «Саба егетләре», «Саба шишкалары» һәм   «Бал кортлары», «Көмешкә» командаларын тәкъдим итте.

Белгәнебезчә, «Әйдә, шаярт» – зур та­рих­лы татарча КВНнан үсеп чыккан про­ектларның берсе. Соңгы елларда  аны «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы аша да   кү­рергә  мөмкинлек булды. Тамаша залыннан  татарча юмор тыңлап, көлеп утыруы   рә­хәт булса да,  аны язу бер дә җиңелләрдән түгеллеге билгеле.

“Татар КВН лигасының 28 еллык тарихы бар. Ул иң элек Чаллыда туды. 5 ел элек Казанга күчте. Урын алыштыру сыйфатны да  үстерде. Командалар күбәйде, географиясе зурайды. Һәр проект үсәргә тиеш. Шуңа күрә без үзгәрешләр кертергә булдык. КВН – рус сүзеннән алынган. Без татар КВНын  дүрт ел элек «Әйдә, ШаяРТ»  дип исемләдек һәм ТНВ каналына  керттек. Икенче елга «Әйдә, шаярт» 5 еллык юбилеен билгели” , –дип ачыклык кертте жюри рәисе, «Әйдә, шаярт» татар лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев.

Командалар арасында иң тәҗрибәлесе, КВН лигасында иң танылганы Саба аграр көллиятенең «Саба  егетләре» командасы булды. Әлеге команда «Әйдә, Шаярт»та  2021 елда  бер сезон уйнап, ярымфиналга кадәр барып җиткән  иде.  Бу юлы да алар көндәшләреннән аерылып тордылар.

Командалар  ике бәйгедә  осталыкта сынаштылар:  сәламләү бәйгесендә  үзләрен төрле миниатюралар  аша таныштырдылар. Икенче бәйге импровизациягә корылган иде. Ул экрандагы  кызыклы сурәтләргә комментарийлардан, жюри әгъзаларының сорауларына һәм алар тәкъдим иткән бер вакыйгага  кызыклы җаваплар  алудан гыйбарәт иде.

Шаяртулар арасында төрле темаларга багышланган миниатюралар булды. КВНчылар Татарстан рәисенә, Салаватка да  па­родияләр  күрсәтте. Кукмара җыелма командасы районның бренды булган  Кукмара савыт-сабасының өйдәге аш-су әзерләүдә генә түгел, иминлекне саклауда, үзара мөнәсәбәтләрне җайлауда да еш кулланылуын күрсәттеләр. Мамадышлылар коронавирусны Тямай вирусы алыштыруын тасвирлады. балтачлыларның жюри әгъзаларын  талгын биюгә чакырып, үзләре шаяртып  әйткәнчә, «сатып алмакчы» булулары барып чыкмады. «Ләйлә Лерон-Бахмутованы бәлеш белән дә сатып ала алмыйсыз, чөнки ул вегетариан, ягъни ит бөтенләй ашамый», – дип белдерде   «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының зона этабын алып баручы Фаил Баязитов.

Гомумән алганда, уен бик кызу барды.  Жюри әгъзалары арасында  башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Айгөл Хәнәфиева, алып баручы, татар КВН лигасының 2 тапкыр чемпионы «Шалт-Мөхәммәтҗан» проектының резиденты Артур Сабиров бар иде.  Бәйге нәтиҗәләре буенча  3 урынны Балтач районының "Сарымсак"; 2 урынны Мамадышның "Кө­мешкә", 1 урынны  Арча шәһәренең җыелма КВН командасы алды. Ә  “Иң яхшы мәзәк” дипломы –“Саба шишкалары” КВН командасына тапшырылды. 

Гран-при иясе булып районыбызның  “Саба егетләре” КВН командасы танылды.  Саба аграр көллиятенең 3 курс студентлары  Никита Чернов, Айрат Ганиев, Ильяс Мөхәммәтшин, Рамир  Ситдиков  катнашындагы  команда  10 апрельдә «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалы аша яктыртылучы чирек финал уеннарында   катнашачак.  

 

Ләйлә Лерон-Бахмутова, блогер

 Мин бүген беренче тапкыр жюрида булдым. Элегрәк әтием–Ләбиб Лерон  КВНчыларны бәяләргә  йөри иде.  Ул безгә бу эшнең кыенлыгын, бәя бирүнең бик авыр булуын әйтә иде. Мин дә бүген  онытмаска дип  һәрбер мәзәкне язып бардым.   Бөтенесе дә бик ошады. Сабалар аеруча икенче. Тамашачы да үзләренеке булгач аларны  зал да яратып, икенче төрле каршы ала.  Осталыклары да зур. Аларның чыгышы миңа  бик ошады. Әле жюрида беренче тапкыр гына булсам да, миңа карата мәзәк ясауларын бигрәк тә яратып кабул иттем».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X