Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясенә Батырлык дәресенә ветеран Әфганчыларны чакырдылар

9 декабрьдә, Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үттек

  Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан орденының тулы кавалерларын һәм Изге Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Геройлар Көнен бәйрәм итү традициясен торгызу-ул героик ата-бабаларны искә алу гына түгел, ә хәзерге вакытта яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтләү дә. Ватан Геройлары көне уңаеннан, Саба гимназиясендә батырлык дәресе узды, анда Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар Гыймадиев Рамил Габделәхәт улы һәм Ибәтуллин Илдар Самат улы чакырылды. Укучылар кунаклар белән аралаштылар һәм СССР һәм Россиянең иң яшь геройлары турында фильм карадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев