Саба район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре маскировка челтәре үрүдә катнаштылар
Район яңалыклары

Саба район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре маскировка челтәре үрүдә катнаштылар

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

 Саба районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре мөһим гражданлык инициативасына кушылды — махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрделәр.

 Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк районыбыз халкы бер максатка берләште — алгы сызыкта булган якташларыбызга ярдәм итү.

 Бердәмлек, ярдәмчеллек һәм ихлас күңел җылысы белән башкарылган әлеге эш һәркемнең йөрәгендә өмет һәм горурлык хисләре уята.

 Сез дә әлеге акциягә кушылыгыз! 


Нет комментариев