Саба район судына экскурсия оештырылды
Район яңалыклары

Саба район судына экскурсия оештырылды

Саба урта мәктәбенең 5Б сыйныфы кызлары Саба район судында экскурсиядә булдылар

  Саба урта мәктәбенең 5б сыйныфы кызлары Саба районы судында булдылар. Суд администраторы Рәдис Фарисович судья, прокурорлар һәм адвокатлар эше турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Суд процессының ничек баруын аңлатты; суд бинасы буенча зур булмаган экскурсия уздырды. 

    Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды һәм мондый белемле әңгәмәдән бик канәгать калдылар. Рәдис Фарис улына безгә бирелгән вакыт һәм мавыктыргыч чара өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез,  -диелә мәктәп коллективы тарафыннан.


Нет комментариев