Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында “Җәяүле” операциясе бара

Бу чорда дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә “Зебра”да юл бирмәү очракларын ачыклау эшен көчәйтте.

Республикада, шулай ук Саба районында  җәяүлеләр катнашында  юл-транспорт  вакыйгаларын профилактикалау  максатында 19 июньнән “Җәяүле” профилактика башланып  китте.  Бу чорда дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә “Зебра”да юл юл бирмәү, ярамаган урыннарда юл-урам аша чыгуларны кисәтү, шулай ук торак пунктлардан читтә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча эшне тагын да көчәйтте.

“Ел башыннан җәяүлеләр катнашында республикада 386 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 23 кеше һәлак булган, 377 кеше тән җәрәхәтләре алган. Мисалга, 19 июньдә М-7 трассасының  39нчы   километрында чит ил  автомобиле тиешле  тизлек реҗимын  сайламыйча юл читеннән барган 1951  елгы  җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә  ул алган  яраларыннан шунда ук вафат була. Урам  аркылы бары тик җәяүле  сукмагыннан  чыгарга һәм машина йөртүченең сиңа юл биргәчәгенә  ышанырга кирәк. Яктылык кайтаргыч предметлар бәхетсезлек  килеп  чыгу  ихтималын  күпкә киметә.  Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз", -  дип кисәтә ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов.

Профилактика  чарасы 28 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев