Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында “Җәяүле” профилактика чарасы уза

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатында уздырыла торган чара 20 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр уза.

Республикада, шулай ук Саба районында  җәяүлеләр катнашында  юл-транспорт  вакыйгаларын профилактикалау  максатында 20 октябрьдән 29 октябрьгә  кадәр “Җәяүле” профилактика чарасы үтә. Бу чорда дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә “Зебра”да юл бирмәү, ярамаган урыннарда юл-урам аша чыгуларны кисәтү, шулай ук торак пунктлардан читтә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен бул­дырмау буенча эшне тагын да көчәйтәчәк. Быел республикада “Зебра”ларда  314 юл-транспорт вакыйгасы тер­кә­леп, 12 кешенең гомере  өзел­гән, яраланучылар 300дән арткан. “Бәхетсезлек  очраклары   күбрәк тәүлекнең  караңгы  вакытында килеп  чыга. Шуңа   күрә җәяүлеләрнең, бигрәк тә балаларның   яктылык  кай­тар­гыч элементлардан  булуын күзәтчелек итүгә игътибар артачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән укучылар белән профилактика әңгәмәләре  үткәреләчәк. Яктылык кайтаргыч предметлар җәяүлене бәрдерү ихтималын күпкә киметә. Җәяүлеләр кичү зонасында транспортны узып китмәү дә күңелсезлекләрне булдырмый  кала», – дип сөй­ләде Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Саба  районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция  майоры   Марат Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев