Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында беренче тапкыр чаңгы буенча суперспринт үтте

10 март көнне Иләбәр авылында “Яшьлек” яшьләр үзәге үткәргән тауга каршы чаңгы белән менү ярышларын карарга 100 дән артык кеше килгән иде.

Суперспринт- тизлек җыеп килеп, югарыга таба кыска ара узу дигәнне аңлата. Саба районында мондый ярыш беренче тапкыр үтте.
Ярышны Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте  директоры Алмаз  Зарипов башлап җибәрде. 
Яшьләр һәм спорт булеге җитәкчесе Ирек Гарипов ярышта катнашучыларны позитив рәвештә  канатландырып, аларга үргә таба менәргә көч-куәт биреп торды. Ярыш беренче тапкыр үтсә дә, сынатучылар булмады, һәр катнашучы финишка барып җитә алды. Мондый ярышлар алдагы елларда да уздырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев