Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба районында язны каршылау бәйрәмнәре дәвам итә

Бәйрәм төрле күңел ачу уеннары, концерт номерлары белән үрелеп барды. Авыл халкы һәм кунаклары бергәләп уеннарда һәм ярышларда катнаштылар.

 Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул – кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, борынгы фарсыларда барлыкка килгән дип санала. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул «яңа көн» дип тәрҗемә ителә.   Ул – кышның тәмамлануы, язның килүе, яңа тормыш башлану билгесе. 

Нәүрүз бәйрәме яңарыш, уңыш, дуслык, мәхәббәт символы булып санала. Бәйрәмнең чал тарихы гореф-гадәтләргә, риваятьләргә бай. Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча, Нәүрүз алдыннан кешеләр өйләрен юып-чистартып, хуҗалыкларын тәртипкә китерергә, алган бурычларын кире кайтарырга тиеш булганнар. Имеш, Нәүрүз чиста йортка, яхшы өй хуҗасына килеп керсә, аны авырулар, уңышсызлыклар читләтеп узачак. Борынгылар фикеренчә, Нәүрүзне шат күңел һәм сый-хөрмәт белән каршы алсаң, ул өйгә муллык һәм ел  бәйрәмне дә үткәрмичә калмыйлар.


1 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йорты каршында  гөрләтеп Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Күңелле күмәк уеннар уйнадык, һөнәрләребезне күрсәттек. Бәйрәм тәмле ботка һәм бәйрәм коймагы белән чәй эчеп тәмамланды, – дип хәбәр итә Бигәнәй мәдәният йорты мәдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев