Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы бара

Иминлек каешын эләктермәгән йөртүчеләргә –1000 сум, пассажирларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

 

Татарстанда, шул исәптән Саба районында   «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы бара. “Дүшәмбедән, 17 апрельдән башланып  киткән әлеге чара юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллануда административ  хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатында үткәрелә. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану авария булган очракта йөртүченең  һәм алгы утыргычта утырган пассажирның үлү яки җәрәхәтләр алу ихтималын – 50, арткы утыргычтагыларныкын 25 процентка киметә.  Машина әйләнеп капланган очракта эләктерелгән иминлек каешы исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра. Операция 23 апрельгә  кадәр дәвам итә», – ди ЮХИДИнең район  бүлекчәсе  начальнигы, полиция майоры Марат Гаязов.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пунктына нигезләнеп, шуны әйтеп үтәргә кирәк: иминлек каешлары белән җиһазландырылган механик транспорт чарасын йөртүче  хәрәкәт иткән вакытта үзе дә каешны эләктергән булырга һәм каешларын эләктермәгән пассажирларны да йөртмәскә тиеш.

   Иминлек каешларын куллану кагыйдәләренең үтәлмәве очракларын теркәү фотовидеофиксацияләү комплекслары тарафыннан автомат режимда гамәлгә ашырыла, шул рәвешле кагыйдәләрне бозган транспорт чаралары хуҗаларын  җаваплылыкка тартылу да каралган.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев