Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба таңнары» редакциясендә кунакта гимназия укучылары булып китте

Мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамланды

  Көзге каникулларда балалар  өчен музейларга, театрларга, районыбызның төрле оешма-учреждениеләренә экскурсияләр оештырыла, көзге табигать кочагына чыгучылар да бар. Каникулның беренче көнендә   редакциябездә гимназиянең  класс җитәкчесе Дамира  Кашапова  җитәкчелегендәге 2 в классы укучыларын кабул иттек. Балалар газетабызның «Колхоз байрагы», «Җиңү байрагы» исеме астында чыккан чоры, хәзерге «Саба таңнары» вакытындагы эшчәнлеге белән таныштылар, Матбугат музеендагы кызыклы экспонатларны карадылар. Укучылар журналист, корреспондент, фотохәбәрче, редактор, версткалаучы һөнәрләренең нинди эш башкарганнарын өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев