Саба укучылары Мәскәүдә сәяхәттә булып кайттылар
Мәктәп тормышы: уку белән ялны бергә бәйләп
Саба гимназиясенең 4б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Лилия Нуриева белән Рәсәй башкаласы- Мәскәү шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Сәфәргә 22 укучының әниләре һәм бер әти кеше дә барган. Экскурсия программасы бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән. Сабалылар Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ), Москва-Сити, Москвариум, Җиңү паркы, Александр бакчасы, Кызыл мәйданда, Мәскәү елгасы буенча су трамваенда 40 минутлык сәяхәттә булганнар, данлыклы Мәскәү метросында йөреп хозурланганнар. «Бу сәяхәттән балаларыбыз күп энергия, рухи азык туплап, мәктәптә алган белемнәрен ныгытып, көч җыеп кайттылар. Хәзер төп бурычыбыз - уку елын яхшы билгеләргә төгәлләп, җәйге ялларга күтәренке кәеф белән таралышу»- ди сыйныф җитәкчеләре Лилия Фидаил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев