Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба урманчылары быел 2000 гектарда агач утырту эшләре башкаруны планлаштыра

Равил Кузюров урманчыларга Татарстан урман хуҗалыгы Министрлыгының, тармак эшчеләре профсоюз оешмасының, район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советының Мактау грамоталарын тапшырды. Ветераннарны Саба урман хуҗалыгы җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин котлады. 2025 елдагы эш күрсәткечләре буенча урман хуҗалыгы өлкәсендә “Иң яхшы һөнәр иясе” исеменә лаек булган алдынгыларны Хаҗи Фәйзерахманов тәбрикләде.

Бүген  Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы  министры  Равил  Кузюров Саба  урманчылары  алдынгылары слетында  катнашты.

Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Хаҗи Фәйзерахманов  чыгышында  билгеләп  үтелгәнчә,   коллектив  2025 елда нәтиҗәле эшләгән. Урманнар 2258 гектарда  утыртылган.  Уңайсыз  авыл хуҗалыгы җирләрендә саклаучы урманнар утырту 1320 гектарда башкарылган. Товар продукциясе җитештерү 962 миллион сум тәшкил иткән. Үсеш 4 проөент. Агач материаллары 75 мең кубометр күләмендә чыгарылган. “ Лесхоз республикада тоткан  урыны, ирешкән  уңышлары  өчен легендар  урманчы Нургали Миңнехан  улы Миңнехановка бурычлы. Заманында бик  алдынгы  карашлы җитәкче булуы, яңалыкларны гамәлгә кертүе нәтиҗәсендә без бүген дә   шул юнәлештә актив  эш  алып барабыз.

Ремонт эшләренә дә зур игътибар бирәбез.  Сабабаш участок урманчылыгында капиталь төзекләндерү үткәрелде. Яңа юнәлеш куллануга  яраксыз  калдык агачтан күмер әзерләү цехы оештырылды. Иске  ферма бинасын  яңартып, эшчеләргә  уңайлыклар тудырылган цехта кәненә 3 тоннага  якын товар чыгарыла.

Агач эшкәртү комбинаты территорияендә  заман таләпләренә туры   килгән машина юу  урыны  эшләнде.

Яңа контроль-үткәрү, диспетчер пунктлары сафка басып  килә. Ашханә реконструкцияләнә. Урман-селекция үзәгенең 2 чыныктыру кырына бетон өслек җәелде. Ике урманчылыкка яңа  утын  яру җайланмасы  куелды, 6 объектта ягулык мичләре алыштырылды.  Лехозда ике кибеткә керү юллары ремонтланды. Кәрҗиннәр үрү өчен 1,5 гектар мәйданда төрле  сортлы тал үсентеләре плантациясе булдырылды. Урман саклау юлларына 5,5  километр вак таш җәелде.

   Яшь буынны  урманчылык тармагына тарту, кызыксындыру  максатында Саба  урман хуҗалыгы базасында  райондагы  26 мәктәп  урманчылыгын берләштергән   оешма эшли. Июль аенда Лесхоздагы мәктәп урманчылыклары арасында  ярышлар оештырылды. Укучылар  күптөрле биремнәр үтәп, көчләрен  сынаштылар. Лубян  урман  көллияте базасында үткәрелгән VIII республика  слетында  Лесхоз  урта мәктәбе  укучылары командасы 1нче  урынны  алды.

Укучыларга  һөнәри  белем бирү юнәлешендә талдан кәрҗиннәр үрү, кашыкка бизәк төшерү түгәрәкләре эшли”, – дип сөйләде   Хаҗи Фәйзерахманов.

Равил Кузюров урманчыларга   Татарстан урман хуҗалыгы Министрлыгының, тармак эшчеләре профсоюз оешмасының,  район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советының  Мактау грамоталарын тапшырды. Ветераннарны Саба урман хуҗалыгы җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин котлады. 2025 елдагы эш  күрсәткечләре буенча урман хуҗалыгы өлкәсендә “Иң яхшы һөнәр иясе” исеменә лаек булган алдынгыларны Хаҗи Фәйзерахманов тәбрикләде.

  Шәмәрдән урманчылыгы умартачысы Шәймарданова Фирдәүс Нурулла кызына  2025 елда ирешкән уңышлары өчен “Иң яхшы умартачы”,         Мишәбаш урманчылыгы урманчысы Гаянов Рифкат Гаффан улына барлык төр эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы урманчы”, Ленин урманчылыгы аучысы Гарифуллин Илфат Госман улына 2025 елда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен “Иң яхшы аучы”, Кукмара урманчылыгы станокчысы Муллахмәтов Илдус Ризван улына 2025 елда ирешкән уңышлары өчен “Иң яхшы станокчы”,              агач эшкәртү комплексы он тарту цехы операторы Галәвиева Ильмира Мәвләви кызына 2025 елда професииональ һәм сыйфатлы хезмәт башкарганы өчен “Иң яхшы оператор”, агач эшкәртү комплексы поддон цехы операторы Әхмәтшина Любовь Геннадьевнага професииональ һәм сыйфатлы хезмәт башкарганы өчен “Иң яхшы оператор”,      агач эшкәртү комплексы харвестор машинасында эшләүче Митрофанов Григорий Петровичка “Иң яхшы агач кисүче”,      агач эшкәртү комплексы дизель төягеч машинисты Иванов Павел Анатольевичка “Иң яхшы агач машинист” дигән, агач эшкәртү комплексы агач яру цехының торцовка операторы Ильин Вячеслав Леонидовичка «Иң яхшы оператор»,  агач эшкәртү комплексы су цехы операторы Макарова Валентина Васильевнага сыйфатлы итеп эш башкарганы өчен “Иң яхшы оператор”, агач эшкәртү комплексының сувенир цехы лаклаучысы  Ямбулатова Лилия Валерьевнага эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы лаклаучы”, агач эшкәртү комплексының үләннәр фасовкалаучысы  Григорьева Айгөл Равил кызына эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы фасовкалаучы”, агач эшкәртү комплексының пешекчесе Порфирьева Людмила Васильевнага эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы пешекче”, агач эшкәртү комплексының агач ташучы машина йөртүче Каримуллин Маннур Рамазан улына эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы машина йөртүче”, агач эшкәртү комплексының трактористы Мусин Габделнур Мулланур улына эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы тракторчы”,         агач эшкәртү комплексының агач ташучы машина йөртүче Кәримуллин Маннур Рамазан улына эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы машина йөртүче”, агач эшкәртү комплексының тракторчы-  бульдозерчысы Рәхмәтуллин Илдус Хәйдәр улына эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы тракторчы - бульдозерчы”,          агач эшкәртү комплексының машина йөртүчесе Ганиуллин Рафаэль Рафис улына эш планнарын үз вакытында сыйфатлы итеп үтәгәне өчен “Иң яхшы машина йөртүче” исемнәре бирелде.

Слетны район сәнгать осталары  концерты бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев