Сабабаш авылы клубында Ватан Геройларын искә алдылар
9 декабрь- Ватан Геройлары көнендә Сабабаш авыл клубында «Без Геройларны изге итеп хөрмәт итәбез» дигән концерт булды.
Концертны Лесхоз һәм Сабабаш авыл мәдәният йортлары иҗат коллективлары әзерләде. Ватан Геройлары көне-Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итү символы. Концертта катнашучыларның һәр чыгышы геройларга багышланды. Җырларда һәм биюләрдә туган якка мәхәббәт, Ватан сагында торучыларга хөрмәт күрсәтү, хәтер һәм горурлык темалары чагылыш тапты. Ватан азатлыгы өчен һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.Концерт чын мәгънәсендә патриотик хисләрне ныгытты һәм Геройларыбыз турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген искәртеп, әһәмиятле вакыйгага әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев