Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада 300дән артык мәктәп укучысы өчен районкүләм ифтар оештырылды

Саба урта мәктәбе базасында үткән изге чарага районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм аларның укытучылары килде

 Балаларга авыз ачтыру район хакимияте, Саба мөхтәсибәте, район мәгариф бүлеге тарафыннан  иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Авыз ачу алдыннан район мөхтәсибенең яшьләр эшләре буенча урынбасары Алмаз Галимҗанов балаларга Рамазан ае кыйммәтләре, изге айда нинди саваплар эшләп булуы, мәрхәмәтлелек, үзара ярдәмләшү, әти-әни хакы, остаз-мөгаллимнәргә хөрмәт күрсәтү, гомумән, чын мөселман исеменә лаеклы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында сөйләде. Балалар белән дини сорауларга багышланган кыска гына викторина да оештырылды. Юлбат урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фирая ханым Низамиевага сүз бирелеп, ул балаларга  уразаның Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешелек өчен бирелгән иң зур бүләге икәнлеген, мөмкинлеге булган һәркем бу фарыз гамәлне үтәп яшәргә тиешлеген искәртте. Саба гимназиясе укучылары Сафия һәм Камол Камоловларның Коръән сүрәләре укуы бәйрәмгә яңа матур  бизәк өстәде. Ахшам намазына азан әйтелгәч, бәйрәм кунаклары авыз ачтылар һәм Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов җитәкчелегендә ахшам намазы укылды. Фарыз гамәл үтәлгәннән соң, барысы да тезелешеп табын янына утырышты. Балаларга манты, яшелчәләр, җиләк-җимеш, баллы тәгамнәр, пешкән ризыклар, лимонад, компот тәкъдим ителде. Соңыннан  табын артында утыручылар тоткан уразаларның кабул булуын сорап, Аллаһ биргән ризыкларга шөкер кылып һәм  оештыручыларга рәхмәт әйтеп, кулларын догага күтәрделәр. Һәркемнең йөзендә шатлык һәм канәгатьлек  хисләре чагыла иде бу мәлләрдә. Районыбызда  мәктәп укучылары өчен тәүге тапкыр оештырылган бу саваплы чара дәвамлы булсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев